Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Лисичанскка 100 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелде

Казаннан Лисичанскка 100 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелде

https://tnv.ru

04 Апрель 2023, 15:05

80

0

Казаннан Лисичанскка 100 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелде
Бүген Казаннан Лисичанскка чираттагы гуманитар ярдәм машиналарын җибәргәннәр. 100 тоннага якын кирәк-ярак төялгән 5 йөк машинасы юлга кузгалды. Әлеге яңалык белән Казан мэриясенең матбугат үзәге бүлеште.

Татарстан шефлыгында булган әлеге шәһәргә 60 тонна азык-төлек, 20 тонна төзелеш материаллары, киемнәр җыелган. Шулай ук, бу юлы гуманитар ярдәмгә 13 тонна көнкүреш әйберләре дә өстәгәннәр. Мәсәлән, кан агызу җайланмалары, торбалар, көнкүреш химиясе, эретеп ябыштыру аппаратлары, бензинлы җылыткычлар, генератор һ.б.

Быел Казаннан Лисичанскка гуманитар ярдәмне инде 3нче тапкыр җибәрәләр. Соңгысын февраль аенда җыйганнар иде. Ул вакытта Лисичанскка 100 тонна йөк төягән ике машина юлланган иде.

Фото: kzn

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров