Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлыларга бәхет өчен кимендә 195 мең сум акча кирәк?

Казанлыларга бәхет өчен кимендә 195 мең сум акча кирәк?

https://tnv.ru

04 Апрель 2023, 17:48

87

0

Казанлыларга бәхет өчен кимендә 195 мең сум акча кирәк?
Казанда яшәүчеләр бәхетле яшәү өчен 195 мең сум акча кирәк дип саный. Бу - SuperJob аналитиклары тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыккан сан.

Мисал өчен, Мәскәүдә рәхәт тормыш алып бару "бәясе" 260 меңгә якын сум, Санкт-Петербургта - 230 мең сум тәшкил итә. Владивостокта яшәүчеләр 220 мең сум акчаны кулай дип саный, Ростов халкы - 210 мең сумны.

Казанда яшәүчеләр 2022 елның октябрендә үзләре өчен җитешле, уңай акча күләме дип 175 мең сумны билгеләгән иде. 2021 елның маенда - 163 меңне.
Бу исемлектә Казан белән беррәттән Екатеринбург, Краснодар һәм Төмән шәһәреләре тора. Аларның барысында да рәхәт тормыш алып бару өчен кирәкле акча бер үк күләмдә исәпләнә.

Фото: pxhere.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров