https://tnv.ru
05 Апрель 2023, 14:27
91
0

67 яшьлек казанлы онлайн-банк кушымтасы аша мошенникларга 1 миллион сум акча күчергән. Бүген мондый мәгълүмат Казан мэриясенең рәсми сайтында пәйда булды.
Зыян күрүче ир-ат берничә ел дәвамында биржада теркәлгән булган. Узган айда аның белән элемтәгә таныш булмаган кеше кереп, элек кертелгән акча хисабына хәзер 2 миллионнан артык сумма җыелуын әйткән. Тик аны алыр өчен, ир-атка 1 миллион сумлык салым түләргә кирәк булуы ачыклана. Зыян күрүче моңа ышанып, банктан зур күләмле кредит алган. Мошенник читтән торып аның мобиль кушымтасына кергән һәм барлык акчаларын төрле номер буенча җибәреп бетергән.
3 атна дәвамында ир-ат биржа акчасының күчүен көткән. Аның белән элемтәгә керүче булмгач, полициягә гариза яза. Әлеге хәл буенча хәзер җинаять эше ачылган, тикшерү бара.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0