Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачыла

Бүген Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачыла

https://tnv.ru

07 Апрель 2023, 17:02

107

0

Бүген Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачыла
Бүген Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачыла. Быел алар өчен парковка урыннары саны өч тапкыр артачак – 500 дән 1600 гә кадәр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Самокатларны махсус әзерләнгән 500 парковка урынында арендага алып була. Апрельдә парковка мәйданын тагын 1100 урынга киңәйтәчәкләр. Быел шәхси мобиль транспорт чарасыннан Казанның төрле районнарында файдаланып булачак. Барлыгы 7,5 мең электр самокаты тәкъдим ителер дип көтелә. Быел яз иртә һәм җылы килгәнгә, прокат сезоны узган елдагыдан иртәрәк башланды.

1 марттан электр самокатлары шәхси мобиль транспорт чаралары итеп йөртелә башлады. Алардан мөстәкыйль рәвештә бары тик 14 яшьтән өлкән булган кешеләр генә куллана ала. Тизлек исә сәгатенә 20 чакрымнан артырга тиеш түгел.

Соңгы көннәрдә самокатта йөрүчеләр катнашында юл һәлакәтләре артты. Аеруча балалар зыян күрә. Исегезгә төшерәбез, юлны чыкканда, самокаттан төшәргә кирәк. Җәяүләнмичә генә юлны кичү катгый тыела.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров