Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Никанор, Любава, Инесса һәм Сәгыйть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Никанор, Любава, Инесса һәм Сәгыйть

https://tnv.ru

11 Апрель 2023, 14:17

94

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Никанор, Любава, Инесса һәм Сәгыйть
Узган атнада, 3 апрельдән 9 апрельгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 379 бала - 173 малай һәм 206 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 124 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 690 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4650 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәре арасында Мирон, Радмир, Кәрим, Ева, София, Әминә, ә иң сирәк исемнәр - Ян, Сәгыйть, Никанор, Любава, Инесса, Стефания.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров