https://tnv.ru
12 Апрель 2023, 10:02
80
0

Казанда яшәүче 85 яшьтәге әби мошенниклар хәйләсенә эләккән һәм 300 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта Казан мэриясенең матбуган үзәгендә хәбәр иттеләр.
3 апрельдә әбинең өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзенең хокук саклау органнары хезмәткәре булуын җиткергән.
Аферист зыян күрүчегә җинаятьчеләр аның банк счеты белән шикле операцияләр үткәрүне хәбәр иткән. Аны саклап калу өчен, ир-ат акчаны билгесез бер счетка күчерергә тәкъдим итә.
Ханым әлеге билгесез кешенең барлык күрсәтмәләрен үтәгәч кенә, үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Хәзер әлеге хәлне полиция тикшерә, җинаять эше ачылган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0