https://tnv.ru
12 Апрель 2023, 12:20
126
0

22 апрель Казанда гомумшәһәр өмәсе үтәчәк. Башта аны үткәрү датасы итеп 29 апрель сайланган иде. Республика башкаласын чистартуга үз өлешен һәрбер битараф булмаган казанлы кертә ала.
1 апрельдә башланган икеайлык планы буенча, әлегә иң мөһим бурычлардан - җәмәгать урыннары, урман полосалары һәм яр буе территориясен чистарту тора. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Җәмәгать урыннарында өмәләр 19 апрель Лядской бакчасын җыештырудан башлана. 22 апрельдә экочаралар шулай ук Горки-Әмәт урманы, Җиңү һәм Горький исемендәге паркларда узачак. Шулай ук Комсомол күлен чүптән чистартырга җыеналар.
29 апрельдә өмәләр Салават Күпере, Тинчурин һәм Урицкий паркларында, «Казан» гаилә үзәге янында үтәчәк. 13 майда исә Казансу яр буен җыештырачаклар.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0