https://tnv.ru
12 Апрель 2023, 17:21
101
0
Бүген иртән Казанның Совет районында бер хатын-кыз поезд астына егылган. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында аяк табанын тамырдан өзелүен хәбәр иттеләр.
Фаҗига "804 км" станциясе янында килеп чыккан. Поезд Юдино-Әгерҗе маршруты буенча юл тоткан була. Хатын-кыз поезд астына егылып төшә. Нәтиҗәдә, аның аяк табаны өзелә һәм башы җәрәхәтләнә. Хатын-кызны хастаханәгә илткәннәр. Хәзер хокук сакчылары куркыныч вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
Тимер юл аркасында фаҗига Татарстанның Биектау районыда да була. Ул вакытта 27 яшьлек кыз поездны күрмәгән иде.
Фото: pxhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0