Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Муса, Архип, Агнесса һәм Гадел

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Муса, Архип, Агнесса һәм Гадел

https://tnv.ru

18 Апрель 2023, 12:09

296

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Муса, Архип, Агнесса һәм Гадел
Узган атнада, 10 апрельдән 16 апрельгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 353 бала - 178 малай һәм 177 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 102 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 600 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4850 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Эмир, Артур, Әмир, Гадел, Әминә, София, Амелия, Милана булган, ә иң сирәк исемнәр – Владимир, Муса, Архип, Агнесса, Эва, Муфида.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров