Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда төзелә торган йорт дивары ишелеп төшкән

Татарстанда төзелә торган йорт дивары ишелеп төшкән

https://tnv.ru

27 Апрель 2023, 14:24

1252

0

Җимерекләр арасында кешеләр калуы мөмкин

Татарстанда төзелә торган йорт дивары ишелеп төшкән
Казанның Көек бистәсендә фаҗигале хәл булган: төзелеш этабындагы йортның дивары ишелеп төшә. Җимерекләр астында эшчеләр калырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеле булды.

Диварның ишелүе турында бүген төш тирәсендә мәгълүм булды. Бу хәл Көекнең 21 кварталы, 4 нче йортта була. Хәзер биредә коткаручылар эшли. Дивар ишелгән урында кала алган кешеләрне эзлиләр. Аларның төгәл саны һәм кем булулары әлегә билгесез.

Фото: ГУ МСЧ РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров