https://tnv.ru
28 Апрель 2023, 10:38
450
0

Казанның Кызыл Позиция урамындагы 29 нчы В йортының беренче катында 68 яшьлек хатын кыз үз фатирында диванда янып үлгән. Янгынны коткаручылар килгәнче сүндергәннәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Фатирда 1,5 квадрат метр мәйданда диван яна башлаган. Коткаручылар килеп җиткәндә, ут инде тулысынча сүндерелгән булган. Алар фаҗига урынында 1955 елгы үле хатын-кыз гәүдәсен табалар.
Беренчел мәгълүмат буенча, ут сүндерелмәгән тәмәке аркасында була. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстан кырларының берсендә үзеннән-үзе коры үлән яна башлаган иде.
Фото: t.me/mchstatarstan

Бүлешергә
Комментарии 0