Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Казан парклары исе килгән шәмнәр җитештерәчәкләр

Татарстанда Казан парклары исе килгән шәмнәр җитештерәчәкләр

https://tnv.ru

02 Май 2023, 10:38

1009

0

Татарстанда Казан парклары исе килгән шәмнәр җитештерәчәкләр
Татарстанда парклар исе килеп торган шәмнәр җитештерәчәкләр. Республика халкы аларның нинди иҗтимагый урыннарга багышланачагын үзе сайларга хокуклы. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында мәгълүм булды.

Әлеге проектны тәүге тапкыр “Татарстан парклары” оешмасы шәһәрне өйрәнүчеләр, архитекторлар белән берлектә башлап җибәрә. Идея авторлары шәһәрне танып белүдә исләрнең ролен әһәмиятле дип билгели. Алар фикеренчә, һәрбер урын үзенең кабатланмас исе белән аерылып тора, һәм аны һәрбер кеше үзенчә сизә.

Хәзер “Парки Татарстана” телеграм каналында сораштыру бара. Әлегә исемлектә 6 номинант: Горький исемендәге парк, Горки-Әмәт урманы, “Черек күл” паркы, Кабан күле яр буе, “Салават күпере” торак комплексындагы парк һәм “Ак чәчәкләр” бульвары – җиңүгә дәгъва кыла. Барлыгы 3 парк сайланачак. Киләсе этапта аларның исен булдыра башлаячаклар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров