https://tnv.ru
03 Май 2023, 10:43
419
0
Шәһәрдә 3 һәм 7 майда Җиңү көненә әзерлек барачак.
Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казанда берничә урам буенча хәрәкәт ике көнгә чикләнәчәк. Бу бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек белән бәйле. Моның хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итте. Чикләүләр 3 һәм 7 май көннәрендә гамәлдә булачак.
3 майда 18:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр, 7 майда 16:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданы, Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәрге өлешендә), Сул як һәм Уң як Болак урамының Чернышевский урамына кадәрге өлеше ябылачак.
Моңа бәйле рәвештә җәмәгать транспорты маршрутларына да үзгәрешләр кертелә. 3 майның 18:00 сәгатеннән - 7 майның 16:30 сәгатенә кадәр 2 нче троллейбус йөрмәячәк.
15, 29, 75, 35а, 74 нче номерлы автобусларның һәммәсе дә «Үзәк стадион»да тукталыш ясамаячак. Алар Кремль дамбасыннан Кремль яр буена чыгачак һәм Сәетгалиев, Ташаяк, Мәскәү, Чернышевский, Сул як Болак урамнары буенча барачак.
Кремль дамбасы юнәлешендә барган автобуслар Уң як Болак, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары буенча барачак. Маршруттагы «Педагогия институты», «Чернышевский урамы» тукталышлары шулай ук төшеп кала.
6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү, Камал, Астрономия, Лобачевский, Большая Красная, Батурин урамнары аша барачак. «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ», «Үзәк стадион» һәм «Спорт сарае»нда тукталыш булмаячак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0