Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Лисичанскига гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрделәр

Казаннан Лисичанскига гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрделәр

https://tnv.ru

03 Май 2023, 13:24

479

0

Казаннан Лисичанскига гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрделәр
Татарстан шефлыгында булган шәһәргә ветераннар өчен бүләкләр, җирле халык өчен орлыклар, шулай ук мобилизацияләнгән казанлылар өчен кирәкле җиһазлар китте.

Казаннан Лисичанскига гуманитар ярдәмнең дүртенче партиясен - 90 тонна авырлыктагы 5 йөк машиналарын җибәрделәр. Анда азык-төлек, дару, шәхси гигиена чаралары һәм төзелеш материалларыннан тыш, ветераннар өчен Җиңү көненә бүләкләр һәм җирле халыкка утырту өчен орлыклар бар. Мондый мәгълүмат Казан мэриясенең рәсми сайтында пәйда булды.

Шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләре Ветеранннар өчен азык-төлек җыелмалары, җирле халык өчен кишер, суган орлыклары әзерләгән. Республиканың клиник хастаханәсе тәкъдиме буенча йөк составына шулай ук 2 тонна дару да кергән. Мобилизацияләнгән казанлылар өчен махсус тепловизор, төнге күрү приборлары, квадрокоптер, рация һәм башка махсус җиһазлар җыелган. 5 машинадан торган колоннаны кичә Җиңү паркыннан җибәрдәлер.

Бүгенгә Казаннан Лисичанскига барлыгы 910 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Моңа кадәр 100 тонналы партия бер ай элек киткән иде.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров