https://tnv.ru
04 Май 2023, 12:37
409
0

Кичә Казанның Күзәмәт бистәсендә "Ак Барс" гольф-клубы һәм балалар гольф академиясе ачылды. Тантанада Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, монда хәзер иң югары дәрәҗәдәге гольф ярышларын да үткәреп булачак. Беренче илкүләм турнир инде июльдә узар дип планлаштырыла.
Шөгельләнү өчен биредә ике мәйданчык бар. Гольф кырында 18 чокыр урнаштырылган. Көн саен үзәк 500 кешене кабул итә ала. Ябык зонага ел буе эшли торган ике гольф-симулятор куелган. Бу күнегүләрне кыш көне дә ясарга мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда гольф белән 150 кеше шөгыльләнә.

Бүлешергә
Комментарии 0