Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 9 майда бәйрәмнән соң өстәмә автобуслар йөриячәк

Казанда 9 майда бәйрәмнән соң өстәмә автобуслар йөриячәк

https://tnv.ru

05 Май 2023, 13:47

716

0

Казанда 9 майда бәйрәмнән соң өстәмә автобуслар йөриячәк
9 май, Казанда Җиңү Көне бәйрәме тәмамланып, салют аттырганнан соң, өстәмә автобуслар йөриячәк. Алар пассажирларны 3 тукталыштан алып китәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында билгеле булды.

Кичке 9дан барлыгы 19 өстәмә автобус йөри башлый. Алар түбәндәге урыннарда туктый:

22, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар - «Цирк» тукталышы;

6, 15, 22, 29, 37, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы автобуслар - «Энергетика университеты» тукталышы;

6, 22, 28а, 37, 47, 74, 89 нчы номерлы автобуслар - «Яшьләр үзәге» тукталышы.

Җиңү көнендә салют кичке 10да башланачак, ул Казансу акваториясеннән – Киров һәм Ленин дамбалары арасында, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремль яр буенда күренәчәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров