Онлайн трансляция

Свернуть

Балалы гаиләләргә пособие бирү рәвеше үзгәрә

Балалы гаиләләргә пособие бирү рәвеше үзгәрә

https://tnv.ru

06 Май 2023, 17:11

1274

0

Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала.

Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.

Социаль фондның Татарстан бүлеге матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарылачак. Хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде.

Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә – һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак – акча гаиләләргә 5 нче июньдә  күчәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров