Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре диварларында утлы тамаша узачак

Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре диварларында утлы тамаша узачак

https://tnv.ru

11 Май 2023, 18:59

513

0

Казан Кремленең архитектура һәйкәлләре диварларында утлы тамаша узачак
18-20 майда Казан Кремле территориясендә «Кремль балкышы» дигән утлы фестиваль узачак. Бу көннәрдә музей-тыюлыкның архитектура һәйкәлләре мультимедиале инсталляцияләр ярдәмендә арт-объектларга әйләнәчәк. Моның хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестивальнең һәр киче заманча сәнгать һәм милли традицияләрне берләштерүче төрле жанр һәм юнәлеш артистлары чыгышлары белән тәмамланачак.

Тамашачылар алдында «Алпар» татар вокаль-инструменталь этнотөркеме, Yatmas Dusai, Malsi Music һәм башкалар чыгыш ясаячак. Барлык мәйданчыкларга керү ирекле.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров