Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларга июнь аендагы ике өстәмә ял көне турында искә төшерделәр

Татарстанлыларга июнь аендагы ике өстәмә ял көне турында искә төшерделәр

https://tnv.ru

12 Май 2023, 14:28

1073

0

Татарстанлыларга июнь аендагы ике өстәмә ял көне турында искә төшерделәр
ТР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә Татарстан халкына ике өстәмә ял көне турында искә төшерделәр. Алар Россия көнен һәм Корбан гаетен бәйрәм итү белән бәйле.

Җитештерү календаре буенча, 2023 елда Россия көне дүшәмбе, 12 июньгә туры килә һәм ял көне дип игълан ителә. Шулай итеп, татарстанлыларны өч көнлек ял көтә.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Корбан бәйрәме быел, чәршәмбе, 28 июньдә билгеләп үтеләчәк. Ул шулай ук бәйрәм көне. 27 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров