Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда урамда пистолет белән йөргән ир-атны тоткарлаганнар

Казанда урамда пистолет белән йөргән ир-атны тоткарлаганнар

https://tnv.ru

15 Май 2023, 16:18

1290

0

Казанда урамда пистолет белән йөргән ир-атны тоткарлаганнар
11 май көнне Юлиус Фучик урамында пневматик пистолет тоткан ир-атны күргәннәр. Бу очракны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы үз күзәтүенә алды.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлаган. Аңа 46 яшь, ул урамга исерек килеш чыккан була. Аның исеменә 20.21 КоАП РФ "Җәмәгать урыннарында исерек килеш булу" маддәсе буенча административ протокол төзиләр.

Пневматик пистолетын экспертизага җибәрәләр. Экспертиза нәтиҗәсе буенча, тиешле карар чыгарылачак.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров