Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар казанлыны 440 мең сумга алдаганнар

Мошенниклар казанлыны 440 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

29 Май 2023, 17:57

172

0

Мошенниклар казанлыны 440 мең сумга алдаганнар
Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникның банк счетына 440 мең сум акча күчергән. Аферист аңа акчаларны "куркынычсыз счет"ка күчерергә кушкан була, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

25 майда Казанда яшәүче хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра, җинаять эше кузгатылуын һәм аның исеменнән кредитлар рәсмиләштергән кешеләрне эзләү алып барылуын хәбәр итә. Хатын-кыз мошенник кушканнарны үти һәм бар акчасын ялган счетка җибәрә.

«Азино-2» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров