Онлайн трансляция

Свернуть

Журналистлар, Халитов һәм Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Журналистлар, Халитов һәм Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

30 Май 2023, 10:00

105

0

Журналистлар, Халитов һәм Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанда Журналистлар, Халитов һәм Себер трактында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу суүткәргеч участогын реконструкцияләү белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

Хәрәкәт түбәндәге участокларда этаплап ябылачак:

30 майдан 8 июньгә кадәр – Себер тракты, 34д номерлы бина янында (юлның өлешчә ябылуы);

30 майдан 30 июльгә кадәр – Халитов урамы, 10 нчы бина янында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы);

1 июньнән 8 июньгә кадәр – Журналистлар урамы, Академик Арбузов ягына таба Халитов урамы белән кисешкән урында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы);

5 июньнән 30 июньгә кадәр – Халитов урамында, Себер трактындагы 34к номерлы бина һәм 4 нче номерлы корп.1 бина янында (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы);

9 июньнән 18 июньгә кадәр – Журналистлар урамында, Себер тракты ягына таба Халитов урамы белән кисешкән урында  (юлның һәм тротуарның өлешчә ябылуы).

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров