Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның бер урамында парковка һәм тротуар ябылып торачак

Казанның бер урамында парковка һәм тротуар ябылып торачак

https://tnv.ru

07 Июнь 2023, 11:14

86

0

Казанның Чистай урамында парковка һәм тротуар җәй ахырына кадәр ябылып торачак. Бу өченче төньяк коллектор участогын төзекләндерү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Чикләүләр Чистай урамындагы 10/8 номерлы йорт янындагы участокка кагыла.
13 июнь - 31 август көннәрендә биредә парковка һәм тротуар ябык булачак.

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт башлану сәбәпле, Казанның «Миллениум» күперенең бер ягында хәрәкәт итеп булмаячак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар