Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җәй ахырына кадәр Уң як Болак урамын ябачаклар

Казанда җәй ахырына кадәр Уң як Болак урамын ябачаклар

https://tnv.ru

09 Июнь 2023, 11:46

91

0

Казанда 10 июньнән җәй ахырына кадәр Уң як Болак урамында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу җылылык үткәргеч участогын алыштыру белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга таянып яза.

Аның сүзләренчә, эшләр К.Нәҗми урамы белән киселештән алып Уң як Болак урамындагы 13 нче йортка кадәр барачак. Бу - 500 метрлык ара. Биредә 1976 елда төзелгән торбаны алыштырачаклар.

Юлда бөкеләр барлыкка килмәсен өчен, җәмәгать транспорты һәм автомобильләр хәрәкәте өчен ике полосаны бушатачаклар. Калган вакытта исә бер полоса гына эшләячәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар