https://tnv.ru
16 Июнь 2023, 13:49
69
0
Казанның Чехов урамындагы йортта чыккан янгынның сәбәпләрен тикшерәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, барлык фаразлар да карала. Алар берничә.
Ут кичә 1 100 квадрат метр мәйданны чолгап алган иде. Йортның түбәсе тулысынча янып беткән. Төнлә һәм иртәгәсен көне буе монда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләде. Яшәүчеләр әле фатирларына кайта алмый. Тикшергәннән соң, монда яшәү куркынычсыз булу тотрыклангач кына - аларга керергә рөхсәт бирәчәкләр.
Йортта 66 фатир бар, 142 кеше яшәгән. Аларның күбесе якыннарына, бакчадагы йортларына китә. 12 кешене кунакханәгә урнаштыралар.

Бүлешергә
Комментарии 0