Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 96 тонналы гуманитар йөк китте

Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 96 тонналы гуманитар йөк китте

https://tnv.ru

23 Июнь 2023, 15:17

156

0

Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 96 тонналы гуманитар йөк китте
Бүген Татарстанның шефлыгында булган ике шәһәр - Лисичанск һәм Рубежноега Казаннан 96 тонналы гуманитар йөк партиясе китте. Әлеге яңалык Казан мэриясенең рәсми сайтында пәйда булды.

Бу - Казаннан җибәрелгән йөкнең 9 нчы партиясе. Бүген барлыгы 5 фура олы юлга чыкты. Анда азык-төлек, төзелеш материаллары һәм хуҗалыкны торгызу өчен кирәк булган җиһазлар төяделәр.

Мисал өчен, бүген киткән фураларда 500 метр озынлыктагы 40 тонна торбалар, такталар бар. Шулай ук махсус эш киемнәре һәм ут, су, газ кертү өчен бөтен кирәк-яраклар җыелган.

Исегезгә төшерәбез, соңгы тапкыр Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм машиналары бер ай элек киткән иде.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров