Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Сибгат Хәким урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанның Сибгат Хәким урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

23 Июнь 2023, 16:21

125

0

Казанда Сибгат Хәким урамында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы парковкада транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу әлеге урыннарда триатлон буенча Россия беренчелеге үткәрелү белән бәйле. Моның турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте искәртә.

7 июль 9:00 сәгатьтән 9 июль 23:00 сәгатька кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка ябык булачак.

9 июль 6:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы буенча –Декабристлар урамыннан Ф. Әмирхан урамына кадәр – ике юнәлештә дә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Триатлон буенча Россия беренчелеге Казанда 9 июльдә узачак.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар