https://tnv.ru
29 Июнь 2023, 11:12
131
0
Казан һәм Ульяновск арасын хәзер шәһәр яны поездында узып булачак. Әлеге маршрут буенча хәрәкәт итүче электричка 30 июньдә йөри башлаячак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ике шәһәр арасын 5 сәгатьтә үтеп булачак. Казаннан поезд җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:03тә кузгалачак. Ул Ульяновск шәһәренә 19:10да килеп җитә. Ә кире юнәлештә поезд 1 июльдән йөри башлаячак. Ул шимбә һәм якшәмбе 6:30да чыгып, Казанга 11:45тә киләчәк.
Әлеге маршрутта «Яшел Үзән», «Зөя», «Шуширмә», «Борындык», «Елховой», «Ульяновск-3» һәм башка тукталышлар каралган.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0