https://tnv.ru
05 Июль 2023, 13:02
115
0
Казанга яңа тапшыру төшерергә дип Россиянең популяр алып баручысы Константин Ивлев килгән. Ул монда «Адский шеф» программасын әзерләгән. Бу хакта телеграм-каналында Казан Башкарма комитетының туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.
Җитәкче белдерткәнчә, бу тапшыруны Мирный бистәсендәге Сабан туе мәйданчыгында һәм Игенчеләр сарае янында төшергәннәр.
«Сабан туе атмосферасын булдырыр өчен, студентлар, иҗади коллективлар, волонтерларны чакырдык, җигүле атлар таптык, каз, кәҗәләр китердек, бәйрәм рухы хөкем сөрде», - дип язган Дарья Санникова.
«Казан - Россиянең гастрономик башкаласы, федераль дәрәҗәдәге тапшыруларның бездә төшерелүе - зур дәрәҗә ул!», - дип тә өстәде ул.
Фото: t.me/sannikovadaria

Бүлешергә
Комментарии 0