https://tnv.ru
05 Июль 2023, 14:58
93
0
Бу шимбәдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 7, 8 нче июльдә Казанда 650 пар теркәләчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Моның турыда Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.
Бәйрәм уңаеннан Казанда һәм Республиканың төрле районнарында бай мәдәни программа әзерләнә. Башкаланың «Әкият» театры каршындагы паркта быел тәүге тапкыр «Казан - бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы барышында яңа фестиваль узачак. Анда 11 гаиләне мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр белән бүләкләячәкләр.
Казанның төрле мәйданчыкларында конкурслар, концерт программасы, спорт уеннары оештырыла. Кукмарада игезәкләр парады, Спасс районында күпбалалы гаиләләр өчен конкурс узачак. Менделеевскида туй йолалары белән таныштырачаклар. Һәрбер чарада да 25, 50, 60 ел бергә яшәүче гаиләләрне котлаячаклар.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0