Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда янгын чыккан Чехов урамындагы йорт ни хәлдә?

Казанда янгын чыккан Чехов урамындагы йорт ни хәлдә?

https://tnv.ru

07 Июль 2023, 18:43

75

0

Казанда янгын чыккан Чехов урамындагы йорт ни хәлдә?
Казанда Чехов урамындагы янгыннан зыян күргән йортның түбәсен төзекләндереп бетергәннәр. Хәзер эчендәге ремонт эшләрен генә төгәллисе генә калган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Калган эшләрне июль ахырында тәмамларга ниятлиләр. Идарәче оешма подъездларны тәртипкә китерү, түшәмнәрне буяуны дә үз өстенә алган.

Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә әйтүенчә, бу йортта яшәүчеләрнең суы, уты бар, канализация эшли. Хуҗаларның күбесе үз фатирларына кайткан инде.

Исегезгә төшерәбез, янгын 14 июнь кичендә чыккан иде. Ут 5 нче каттагы фатир балконында чыга.

Фото: ТНВ



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров