Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның ике үзәк урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанның ике үзәк урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

12 Июль 2023, 14:55

130

0

Казанның Галиәсгар Камал һәм Завод урамнарында машиналар хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Әлеге участокта төзелеш эшләре бара. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 - 30 июль көннәрендә Завод урамының Галиәсгар Камал урамы белән кисешкән җире хәрәкәт өчен тулысынча, ә Камал урамында өлешчә ябылып торачак.

30 июль - 12 августта Завод урамы, 41 нче йорт янында машинада хәрәкәт итү тыелачак. Шул ук урамдагы 3 нче йорт янында чикләүләр 13 - 16 август көннәрендә гамәлдә булачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар