https://tnv.ru
14 Июль 2023, 12:31
296
0
Казанның Кол Гали урамында 17 яшьлек яшүсмер атыш башлаган. Хәзер аны эзлиләр. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Mash iptash телеграм-каналы мәгълүматы буенча, атышны 17 яшьлек егет башлаган.
Шушы йортта яшәгән ике ир-ат арасында бәхәс купкан, башта алар подъезд эчендә талашканнар. Аннары урамга йөгереп чыгалар. Подъезд янында халык күп була.
Беренчел фаразлар буенча, яшүсмер 27 яшьлек ир-атка ракетницадан аткан һәм урыннан качкан. Зыян күрүчене медиклар коткара.
Полиция хезмәткәрләре атучының шәхесен билгеләгән. Хәзер аны эзлиләр.
Фото: mash iptash
Бүлешергә
Комментарии 0