Онлайн трансляция

Свернуть

Казан урамнарының берсендә 17 яшьлек яшүсмер атыш башлаган

Казан урамнарының берсендә 17 яшьлек яшүсмер атыш башлаган

https://tnv.ru

14 Июль 2023, 12:31

354

0


Казанның Кол Гали урамында  17 яшьлек яшүсмер атыш башлаган. Хәзер аны эзлиләр. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Mash iptash телеграм-каналы мәгълүматы буенча, атышны 17 яшьлек егет башлаган.

Шушы йортта яшәгән ике ир-ат арасында бәхәс купкан, башта алар подъезд эчендә талашканнар. Аннары урамга йөгереп чыгалар. Подъезд янында халык күп була.

Беренчел фаразлар буенча, яшүсмер 27 яшьлек ир-атка ракетницадан аткан һәм урыннан качкан. Зыян күрүчене медиклар коткара.

Полиция хезмәткәрләре атучының шәхесен билгеләгән. Хәзер аны эзлиләр.

Фото: mash iptash

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар