Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Бондаренко урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Бондаренко урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

18 Июль 2023, 12:29

Татарстан башкаласында, квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле, Бондаренко урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Әлеге мәгълүматны Казан шәһәренең рәсми порталында белеп була.

22 июльдән 20 августка кадәр 10/8 номерлы йорт янында юл йөрү өлеше тулысынча ябылачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны алдан ук хәрәкәт итү маршрутын сайларга, шулай ук билгеләнгән вакытлы юл билгеләренә иярергә чакыралар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар