Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ел башыннан 9,2 мең бала туган

Казанда ел башыннан 9,2 мең бала туган

https://tnv.ru

20 Июль 2023, 11:49

47

0

Казанда ел башыннан 9,2 мең бала туган
2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда 9,2 мең бала туган. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк.

Ел башыннан барлыгы 133 игезәк һәм бер өч игезәк туган. Яңа туган балалар арасында 4801 малай һәм 4399 кыз бар.

3945 яңа туган бала гаиләдә беренче сабый булган, 3240 ы – икенчесе, 1499 ы – өченчесе, 516 сы – дүртенчесе һәм аннан да күбрәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров