https://tnv.ru
31 Июль 2023, 09:54
169
0
Казанда 23 кеше давылдан зыян күргән, икесен хастаханәгә салганнар. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткән.
Шимбә көнне, 29 июльдә, Татарстан башкаласында көчле җил купты. Һава торышы начар булу сәбәпле, 165 агач ауган. 19 машина һәм биш йортның түбәсе зыян күргән. 10 бинаның түбәсен җил йолкып аткан.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренчә, бүген давылдан килгән зыянны бетерү өстендә эшләячәкләр.
Фото: tatar-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0