Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Диас, Яромир, Амилина һәм Сальма

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Диас, Яромир, Амилина һәм Сальма

https://tnv.ru

02 Август 2023, 09:03

92

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Диас, Яромир, Амилина һәм Сальма
Узган атнада, 24 июльдән 30 июльгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 410 бала - 205 малай һәм 205 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 377 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 550 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5560 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Артем, Тимур, Арсений, Дмитрий, Роман, Михаил, Лев, Амелия, Ясминә, Милана, Әминә, Кира, Анна һәм Ева булган, ә иң сирәк исемнәр – Антип, Гәрәй, Ролан, Вильдан, Диас, Яромир, Ясения, Афдалия, Амилина, Яминә һәм Сальма.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар