Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районында төзелеш эшләре башлана! Чикләнәчәк урамнар исемелеге

Казанның Киров районында төзелеш эшләре башлана! Чикләнәчәк урамнар исемелеге

https://tnv.ru

07 Август 2023, 16:11

57

0

Казанның Киров районында төзелеш эшләре башлана! Чикләнәчәк урамнар исемелеге
Казанның Киров районындагы ике юл участогында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен урнаштыру һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен чыгаруга бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

9 августтан 20 сентябрьгә кадәр түбәндәге участокларда йөрү өлеше тулысынча ябылачак:

Светлая урамыннан Маршрут урамы буенча урнашкан 13а/2 бинасына кадәрге юл;

Маршрут урамындагы 17 нче йорт (1 нче корпус) буйлап йөрү.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар