Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум күчергән

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум күчергән

https://tnv.ru

08 Август 2023, 10:50

31

0

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум күчергән
Казанда яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны була һәм ярты миллион сум югалта.

Казан мэриясе сайтында хәбәр итүләренчә, зыян күрүченең кәрәзле телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Шалтыратучы билгесез кешеләр хатын-кызга кредит рәсмиләштерергә тырыша, дип белдергән, аның паспорт мәгълүматларын кулланып, ярдәм тәкъдим иткән.

Аннары зыян күрүче белән сөйләшүгә мошенниклык схемасында катнашучы тагын берничә кеше кушылган һәм бурычын каплау өчен кредит рәсмиләштерергә күндергән. Дүрт көн эчендә Казанда яшәүче хатын 500 мең сумлык займ алган һәм җинаятьчеләргә күчергән. Әмма соңрак ул алдау корбаны булуын аңлаган һәм ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать иткән.

Әлеге фактка «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. 

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров