https://tnv.ru
11 Август 2023, 10:51
Кичә кич, 10 августта, Казанда самокатта барган 9 яшьлек малайны машина бәрдергән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр, дип яза "Татар-информ".
Юл-транспорт һәлакәте Яңа Азино урамындагы 45нче йорт янында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel автомобиленең 28 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм самокатта барган баланы бәрдергән.
Төрле тән җәрәхәтләре алган 9 яшьлек малайны медицина учреждениесенә китергәннәр.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0