Онлайн трансляция

Свернуть

Гадел Кутуй урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Гадел Кутуй урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

17 Август 2023, 14:26

52

0

Гадел Кутуй урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанда Гадел Кутуй урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу магистраль җылылык үткәргеч төзелеше белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

21 августтан 30 декабрьгә кадәр Родина урамыннан Гадел Кутуй урамындагы 130 нчы бинага кадәр (юл участогы тулысынча ябыла). 10 нчы октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Родина урамы буенча 24 нче бинага керү (корп.2) урыны ябылачак;

21 августтан 30 октябрьгә кадәр Родина урамы буенча 24 нче бинага керү урыныннан (корп.2) Гадел Кутуй урамындагы 181д номерлы бинага кадәр (юл участогын тулысынча ябу);

24 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Гадел Кутуй урамындагы 181д номерлы бина янында (Рихард Зорге урамындагы юл участогын һәм керү урынын тулысынча ябу);

21 августтан 30 декабрьгә кадәр Гадел Кутуй урамындагы 181д номерлы бинадан Даурия урамына кадәр (Рихард Зорге урамына юлны чикләмичә, Дауриядәге юлның тулысынча ябылуы).

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров