Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Вахитов районында су бетә! Йортлар исемлеге

Казанның Вахитов районында су бетә! Йортлар исемлеге

https://tnv.ru

18 Август 2023, 12:00

189

0

 Казанның Вахитов районында су бетә! Йортлар исемлеге
Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда су бетеп торачак. Бу су сибү торбасын тоташтыру белән бәйле, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте сайтында.

19 август 18:00 сәгатьтән 20 август 2:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:

Касаткин урамы, 20б, 22, 22 корп.1, 24, 28, 29/35, 30, 31/70, 32, 33, 35/5, 37;

Казансу буе урамы, 1, 1а, 5/35, 7, 11, 13, 15, 17, 19, 21, 23, 25, 27а;

Федосеев урамы, 3, 5, 7а, 9, 11, 15, 17, 19, 19а, 21, 21а, 23, 23а, 25, 27а, 29, 31а, 32, 33, 35/29, 36, 38, 39, 40, 42, 46, 50, 52, 54, 56, 58, 70/31;

Япеев урамы, 19, 25.

Су белән автоцистерналар халыктан +7(843)231-62-60 телефоны буенча килгән заявкалар буенча урнаштырылачак, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» предприятиесендә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров