https://tnv.ru
18 Август 2023, 14:09
254
0
Кичә Казанның Державин урамында 27 яшьлек кыз, 16 каттан егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә. Тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр итә ТНВның «Вызов 112» программасы хәбәрчеләре.
Шул ук көнне Татарстан башкаласында Батыршина урамында тугызынчы кат тәрәзәсеннән 34 яшьлек ир-ат егылып төште. Ул исән калган. Аны төрле җәрәхәтләр һәм күп санлы сынган урыннар белән хастаханәгә салганнар.
Полиция хезмәткәрләре ир-атның исерек хәлдә өйгә кайтканын ачыклаган.

Бүлешергә
Комментарии 0