Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда өченче атнада югалган 61 яшьлек ир-атны эзлиләр

Казанда өченче атнада югалган 61 яшьлек ир-атны эзлиләр

https://tnv.ru

21 Август 2023, 11:40

217

0

Казанда өченче атнада югалган 61 яшьлек ир-атны эзлиләр
Казанда өченче атна 61 яшьлек Равил Наил улы Шаһиәхмәтовны эзләү дәвам итә. Бу хакта ТНВның «Вызов 112» программасы хәбәрчеләре хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 3 августта ир-ат Ибраһимов проспектындагы йорттан чыгып киткән. Шул вакыттан бирле югалган кешенең кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Билгеләре: буе 160-165 см, уртача гәүдәле, ак чәчле, урта бармагында R хәрефе белән татуировка бар. кара аяк киеме, соры чалбар, кызыл башлык (кепка) һәм кыска җиңле күлмәк кигән.

Равил Наил улы турында мәгълүматка ия булучыларны +7 (843) 294-53-52 яки +7 (843) 291-48-21 телефоннары буенча хәбәр итәргә сорыйлар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар