https://tnv.ru
24 Август 2023, 14:47
63
0

Казанда Чистай урамында хәрәкәтне чикләүне озайттылар. Бу өченче төньяк коллекторны реконструкцияләү белән бәйле, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәтендә.
14 октябрьгә кадәр Чистай урамы 60 нчы йорт янындагы юл өлеше тулысынча ябылачак.
Өченче төньяк коллектор 37 ел файдаланыла һәм 100% тузган, шул ук вакытта объектның норматив файдалану вакыты — 50 ел. 8 км коллекторның 4,7 чакрымы бүген авария хәлендә. Соңгы 10 елда анда 53 авария булган, шуларның 38 е соңгы 2 елда теркәлгән.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0