Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Авиатөзелеш районының ике урамында хәрәкәтне чикләячәкләр

Казанның Авиатөзелеш районының ике урамында хәрәкәтне чикләячәкләр

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2023, 15:26

50

0

Казанның Авиатөзелеш районының ике урамында хәрәкәтне чикләячәкләр
Казанның Авиатөзелеш районының ике урамында вакытлыча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Әлеге вакыйга суүткәргеч трассасын төзү белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

6 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Симонов урамындагы 11а номерлы бина янында юл өлешен өлешчә ябачаклар.

11 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр Симонов урамында, 11 нче номерлы төзелеш янында, 2 нче Ленинград урамындагы 48 нче йортка җирле керү юлы тулысынча ябылачак.

19 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр Ленинград урамы буйлап юл өлешен Симонов урамы белән кисешкән урында өлешчә ябачаклар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров