https://tnv.ru
10 Октябрь 2023, 10:20
168
0
![Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Самрада, Мия, Айла һәм Айрин](https://s.tnv.ru/iblock/789/78920c76b033d550a01870d2badfd21e/childcare_6970033_640.jpg)
Узган атнада, 2 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 364 бала — 188 малай һәм 176 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 212 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 1020 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5020 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Самир, Раян, Ислам, Эмиль, Әмир, София, Амина, Риана, Мәликә һәм Мирослава булган, ә иң сирәк исемнәр — Нурхан, Эльман, Ильяс, Ирман, Габриэлла, Зои, Самрада, Мия, Айла, Айрин.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0