Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казанның өч районында су яшел төскә керергә мөмкин

Бүген Казанның өч районында су яшел төскә керергә мөмкин

https://tnv.ru

30 Октябрь 2023, 10:34

139

0

Бүген Казанның өч районында су яшел төскә керергә мөмкин
Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда су 30 октябрьдә яшел төскә керергә мөмкин. «Уранин-А» буягычын агып чыгу урыннарын билгеләү өчен Казан ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләренең челтәр суына кертәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

«Яшел су» күргән очракта шәһәр халкына бу хакта «Казан җылылык челтәрләре» («Татэнерго» АҖ филиалы) телефоны аша диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк: +7(843)291-87-95.

«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланылырга рөхсәт ителә һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан буяу индикаторы буларак файдаланыла.Кеше сәламәтлеге өчен аның зыяны юк.

Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров