https://tnv.ru
03 Ноябрь 2023, 13:05
49
0
4-6 ноябрьдә Казан халкы һәм кунаклары урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле, диелә шәһәр мэриясенең рәсми сайтында.
Быел бәйрәм шимбәгә туры килде. Шуңа күрә ял көне 6 ноябрьгә күчерелә. Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, бу көнне муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алардан бушлай файдаланырга мөмкин.
М.Вахитов урамындагы «тоткарлаучы» паркинг һәм «Авиатөзелеш» метро станциясе янындагы җир асты парковкасы гадәти режимда эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.
Фото: ТНВ, Наталья Левчук

Бүлешергә
Комментарии 0